Татарстанлылар биш көнлек эш атналыгында 18, 19, 20 һәм 30 августта ял итәчәкләр

2012 елның 6 августы, дүшәмбе
 “Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр” турындагы 2012 нче елның 19 нчы февраленнән ТР № 1448- XII нче Законы нигезендә республикабызда түбәндәге көннәр эшсез ял көннәре булып саналачак:
-       Татарстан Республикасы көне – 30 август
-       Ураза бәйрәме
Ай кадендаре һәм гореф-гадәтләр буенча Ураза бәйрәме башланган көнгә туры килгән дата ТР Президенты Указы белән билгеләнә.
Быел бу олы бәйрәм 19 нчы августка билгеләнгән.
Әмма 2012 нче елда 19 август якшәмбе – ял көненә туры килә.  Бу очракта РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә ял һәм эшсез бәйрәм көннәре туры килгән очракта ял көне бәйрәм көненән соңгы көнгә күчерелә. Шунлыктан, 19 нчы августтагы ял көне 20 август –дүшәмбегә күчерелә.
Шулай итеп, 2012 нче елның август аенда биш көнлек эш атнасында 18, 19, 20 һәм 30 нчы август көннәре ял көннәре булып саналачак.       
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International