Иртәгә Түбән Камада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышы узачак

2012 елның 9 августы, пәнҗешәмбе
10 августта Түбән Кама нефтехимия көллияте җирлегендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышы узачак. Төп тема: һөнәри белем бирү проблемалары һәм камилләштерү юллары.
Әлеге утырышка ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, ТР буенча РФ дәүләт идарәсе органнарының җирле структуралары, министрлык һәм ведомтстволар җитәкчеләре, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, югары уку йортларыннан килгән вәкилләр, башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләре директорлары да катнашачак.
Утырыш алдыннан Түбән Каманың иң эре белем бирү үзәкләренең берсе – Түбән Кама  нефтехимия көллияте буенча экскурсия узачак. Биредә 1966 елдан бирле 13630 урта буын югары квалификацияле белгеч  укытып чыгарылган. Алар Аурупада иң эреләрдән саналган, белгечләр әзерләүнең барлык заманча таләпләренә туры килерлек нефтехимия комплексы өчен әзерләнгәннәр.
Коллегияне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин ачып җибәрәчәк. Катнашучыларга сәләмләү сүзләрен бу көнне Түбән Кама районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин да җиткерәчәк.
Утырыш кысаларында тематик докладлар белән   ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ генераль директоры  Владимир Бусыгин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногуманова, Яр Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты ректоры Фәйрүзә Мостафина, Казан милли тикшеренү университетының тоташ белем буенча проректоры Любовь Овсиенко, РФ Мәгариф һәм министрлыгының эшче кадрлар әзерләү һәм өстәмә һөнәри белем буенча дәүләт сәясәте Департаменты директоры Наталия Золотарева да чыгыш ясар дип көтелә.
Катнашучылар фикер алышачак темалар рәтендә һөнәри белем учреждениеләрен лицензия һәм аккредитацияләү, һөнәри юнәлеш бирү эше алымнары, класстерлы белем перспективалары мәсьәләре дә булачак.
Соңыннан исә  утырыш нәтиҗәләре буенча  коллегия карары кабул ителәчәк.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International