Казанның Җиңү Паркында "Күңелле батут" дип исемләнгән гаилә бәйрәме узачак

2012 елның 8 августы, чәршәмбе
  “Казан әниләре” төбәк хәйрия иҗтимагый оешмасы һәм Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм республика мәгълүмати үзәге “Күңелле батут” дип исемләнгән чираттагы бәйрәм уздырырга җыеналар.

Тамашаның көн кадагында – уеннар, аквагрим, уенчыклар һәм тәмле призлар. Ә иң мөһиме – 3 тән алып 12 яшьлек балалар бу көнне батутта сикерә алачак.

Шулай ук “Гаилә” үзәге психологлары ата-ана һәм яшүсмерләр өчен педагогик, психологик ярдәм күрсәтү пуктлары оештырырлар дип көтелә.

Бәйрәм сәгать 11.00 да башлана. Рәхим итегез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International