Иң күп эштән китүчеләр - эшкәртүче җитештерү тармагында

2012 елның 9 августы, пәнҗешәмбе
2 нче августтан алып 8 нче августка кадәр булган хисап атналыгында эшеннән азат ителгәннәр арасында иң күп эшсез дип танылганнар эшкәртүче җитештерү тармагында. Биредә 97 кеше эштән киткән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә  очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү икенче урында.   Автотранспорт, мотоцикл, көнкүреш җиһазлары ремонтлау тармакларында 95 кеше вазыйфаларыннан азат ителгән.
Башка тармаклар белән чагыштырып караганда, эштән киткән гражданнар саны түбәндәгечә билгеләнгән: күчемсез милек белән операцияләр – 45 кеше, транспорт һәм элемтә – 42 кеше, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф тармаклары - 37шәр кеше, төзелеш – 29 кеше, файдалы казылмалар табу тармагыннан 28 кеше эштән азат ителгән. Дәүләт идарәсе һәм хәрби куркынычсызлык тәэмин итү – 25 кеше, финанс эшчәнлеге – 14 кеше, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 13, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 8, башка социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү өлкәсеннән 46 кеше, балыкчылык тармагыннан 1 кеше эштән киткән.
 Республика буенча 2 нче августтан алып 8нче августка кадәр җәмгысе 817 кеше эшсез дип танылган, шуларның  541  - китәргә дип гариза язган, шул исәптән  эш урынын үз теләкләре белән 354 хезмәткәр калдырып киткән. Оешма эшчәнлеге туктатылу яки хезмәткәрләр штаты кыскартылу сәбәпле исә 56 кеше эшсез калган.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International