Татарстан предприятеләренең хезмәткәрләренә 50 миллион сум бурычы җыелган

2012 елның 28 августы, сишәмбе
Гомумән, Татарстан буенча вакытында хезмәт хаклары түләмәгән  12 шәһәр һәм район исәпләнә. Сумма хәйран зур – Менделеев районында ул 129 меңне тәшкил итсә, Казанда ул 17 миллион 620 меңгә кадәр җитә. Республика башкаласыннан тыш, хезмәт хакы түләми торган иң “зәһәр” оешмалар рәтенә Лениногорск, Чистай, Биектау районнары керә. Аларның бурычлары 13, 6, 5 миллион сумга кадәр җитә. Иң аз бурычлы районнар – Менделеев һәм Әгерҗе (129 һәм 139 мең).  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International