Соңгы ике айда бурычлы предприятиеләр хезмәт хаклары буенча бурычларын 14 миллион сумга киметкәннәр

2012 елның 28 августы, сишәмбе
Авыл хуҗалыгы, аучылык һәм урман хуҗалыгы, балык тоту һәм үрчетү, файдалы казылмалар табу, эшкәртүче җитештерү,  электроэнергетика,  төзелеш,  транспорт , күчемсез милек белән операцияләр, фәнни эзләнүләр һәм мәгариф, сәламәтлек саклау тармакларында уйлап табу, башка социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү, калдык суларны юк итү, мәдәният эшчәнлеге өлкәләрендә 1 августка булган бурычлар сизелерлек кимегән. Ул хәзер 54 миллион 813 меңне тәшкил итә. Бу 2012 нче елның 1 нче июненә караганда 14 миллион 614 меңгә кимрәк.
Әйтергә кирәк, мәгариф өлкәсендәге оешмалар бурычларын тулысынча каплауга ирешкәннәр. Юкса җәй башына аларның бурычлары 126 меңне тәшкил иткән иде. Шулай ук хезмәткәрләренә булган бурычларын  транспорт чаралары һәм җиһазлар җитештерү предприятиеләре дә түләп бетерә алганнар. Шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсе (21% ка), төзелеш (36 %ка), электр, электрон һәм оптика җиһазлары җитештерү тармакларында да бурычларны бераз киметүгә ирешкәннәр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International