Татарстан предприятеләрендә 2057 хезмәткәргә хезмәт хакын вакытында түләмиләр

2012 елның 28 августы, сишәмбе
Хезмәт хакы буенча бурычлар (54 млн 813 мең) оешмаларның түләү өчен шәхси мөмкинлекләре булмау сәбәпле җыелган. Уртача алганда, һәр хезмәткәргә 26 мең ярым сум акча түләнми калган. Акчаларын күрергә интеккән хезмәткәрләр күбесенчә эшкәртүче җитештерү тармагында – 699 кеше. Шулай ук төзелеш, авыл хуҗалыгы, энергетика өлкәсендә тир түгүчеләр дә хезмәт хаксыз калганнар. Биредә 656, 426, 221 кеше исәпләнә. Мәдәният өлкәсендәге оешмалар 55 хезмәткәр алдында бурычлы кала бирә.
Шуны билгеләргә кирәк, Татарстанда бюджет финанславы җитмәү сәбәпле хезмәт хакы түләнмәү очраклары юк.
Барлык бурычлы предприятеләрнең эшләре дә социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының сентябрь  утырышында каралачак.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International