Ютазыда Эш бирүче көне узачак

2012 елның 29 августы, чәршәмбе
31 нче августта Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Эш бирүче көне узачак. Эшсез калган һәм яңа эш урыны эзләүче гражданнарга үзенең вакансияләрен «ПО ЕЛАЗ» ААҖ (Алабуга автомобиль  заводы) тәкъдим итәчәк.
Бу оешма түбәндәге шартлар белән эш бирергә әзер: 2 шәр атналык вахта (15 көн), тулы социаль пакет. Ашау, эшкә йөрү чыгымнарын эш бирүче үз өстенә ала. Тулай торакта урын да бирелә.
Чара Урыссу шәһәр тибындагы поселогы, Пушкин урамы, 38 нче йорт адресы буенча узачак. Башлану вакыты: 10.00.
Белешмәләр өчен телефоннар: 2-60-18, 2-98-00.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International