Бөгелмә “Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Белем көнен каршылыйлар

2012 елның 31 августы, җомга
Белем көне алдыннан “Возрождение» тернәкләндерү үзәгендә чираттагы чара булып узды. “Белем иле яшәсен!” дип исемләнгән күңелле викторинаны үзәк белгечләре махсус әзерләгән. Балалар кызыксынып мәктәп, уку кирәк-яраклары  турындагы табышмакларны чиштеләр, хәрефләрдән сүзләр төзеделәр.
Билеләп үтик, бу уку елында мөмкинлекләре чикле 6 бала мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк. Үзәк белгечләре бу зур бәйрәм көнендә барлык мәктәп балаларын, студент һәм аларның әти-әниләрен 1 нче сентябрь белән котлап, уңышлы укулар теләп калалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International