Казан предприятиеләре хезмәткәрләренә 17 миллион сум акча түләргә тиеш

2012 елның 28 августы, сишәмбе
Төгәлрәк әйтсәк – 1 нче августка Казан предприятиеләре  үзләренең хезмәткәрләренә 17 миллион 620 мең сум бурычларын кайтарырга тиешләр. Бурычлы оешмаларның эше социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышында каралачак. Иң күп бурыч Мәскәү районына туры килә – 10 миллион 268 мең сум. Бу гомуми бурычларның 58,2 %ын тәшкил итә. Шәһәрнең башка районнарында картина болайрак: Совет районы – 6 миллион 320 мең (35,8%), Авиатөзелеш – 796 мең (4,4%), Вахитов районы – 236 мең (1,2%). Башка районнарда хезмәт хакы буенча бурычлар бөтенләй күзәтелми.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International