Түбән Камада вакантлы эш урыннары мини ярминкәсе узачак

2012 елның 31 августы, җомга
5 сентябрьдә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә эш урыннары мини ярминкәсе узачак. Чарада МУП «Метроэлектротранс» (Казан), «Клариант Мастербачес (РУС) ҖЧҖ (Түбән Кама), ООО Форд Соллерс Елабуга” ҖЧҖ катнашачак. Алар бу көнне эшсез калган һәм яңа эш урыны табарга теләгән һәркемгә үзләренең ачык вакансияләрен тәкъдим итәчәкләр.
Үзәк белгечләре шулай ук сораулары булган һәркемгә хезмәт, мәшгульлек, һөнәри юнәлеш һәм белем алу, социаль адаптация буенча консультацияләр үткәрәчәкләр.
222 нче бүлмә, мәгълүмат залына рәхим итегез.
Чараның башлану вакыты:  10.00.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International