Баулыда «Самавыр бәйрәме” бәйгесе узды

2012 елның 29 августы, чәршәмбе
Шәһәрнең 15 еллыгына багышланган “Самавыр бәйрәме” конкурсы Октябрь мәйданында узды.  Бирегә  район һәм шәһәр оешмалары, шулай ук авыллар халкы да килгән иде.
Конкурста катнашучылар жюрины гаҗәеп матур, төрле тәм-томнар, татар халык милли ризыклары белән таң калдырдылар. Нәрсә генә юк иде монда – өчпочмак, гөбәдия, тортлар, чәк-чәк, бавырсак, кош теле, коймаклардан өстәлләр сыгылып торды. Әле ул гына түгел, һәрбер ризык бик үзенчәлекле итеп җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ясалган чәчәкләр белән бизәлгән дә иде.
 Баулы шәһәренең 15 еллыгына багышланган бу чарада социаль яклау учреждениеләре коллективы да актив катнашты. Аларның өстәле бик матур итеп бизәлгән, ә уртада тәмле, зур, Баулы шәһәре гербы формасында ясалган торт тора иде. Чатырда кунакларны милли киемнәр кигән социаль яклау учреждениеләре хезмәткәрләре, шудай ук шәһәрнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында тәрбияләнүчеләр ясаган буйлы курчаклар – әби-бабай каршылап, сыйлап тордылар.
Нәтиҗәдә, бу бәйрәмдә актив катнашканы өчен, коллектив истәлекле бүләк һәм 2 нче урын өчен диплом белән бүләкләнде.
Конкурска йомгак ясаганнан соң Баулының уңган куллы пешекчеләре шәһәрдәшләрен тәмле милли ризыклар белән сыйладылар. Бәйрәм бик тә күңелле узды.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International