ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә Апасның “Таң ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең http://apastovo-rassvet.blogspot.ru/ дигән үз блогы эшли башлады.
Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче Зәкия Шәймөхәммәтовага 80 яшь тулды. Ул Яр Чаллының “Ышаныч” халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагында тора.
Әлеге чарада район башлыгы урынбасары И.Тимершина,  социаль яклау бүлеге башлыгы Т.Борһанова, “Бердәм Русия” партиясенең Лаеш районындагы бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Р.Мышева, район ветераннары советы председателе Р.Булатов та катнашты.

15
май, 2013 ел
чәршәмбе
18 майда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә һәр ел үткәрелә торган талантлылар һәм чибәрләр социаль конкурсының финал этабы узачак.  Конкурста 2 яшьтән алып 12 яшькә кадәр аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балалар катнашачак.
Бүген Лаеш районында “Тормышым - жырларда” дип исемләнгән ветераннарның Беренче үзешчән сәнгатъ фестивале булып узды. Чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 68-еллыгына багышланган иде.
Кичә Лениногорскиның “Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Гаилә көне  кысаларында чара оештырдылар. Сугушла авылында “Елмаюдан күңелләр нурланыр” дигән соцаль-анимацион чара булып үтте. Биредә авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр катнашты.

14
май, 2013 ел
сишәмбе
Иң зур конкуренция “Мин һөнәрдә” һәм “Мин тәкъдим итәм” номинацияләрендә күзәтелде. Алар буенча 34 һәм 35 хезмәт бирелгән иде. “Минем иҗтимагый позициям” номинациясендә жюри 24 хезмәттән 5 не, ә “Минем һөнәри сәләтем”дә исә 22 хезмәт арасыннан иң яхшыларын сайлап алды.
Әлеге семинарда 2012-2013 елларга исәпләнгән "Бергә булу - үзе бәхет" дигән озак вакытлы максатчан программа кысаларында тернәкләндерү курсы узып, уңай нәтиҗәләргә ирешкән гаиләләр катнашачак.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты территориясендә Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы чара булып узды. Биредә солдат формалары кигән катнашучылар сугыш елларына багышланган шигырьләр укыды, җырлар җырлады.

13
май, 2013 ел
дүшәмбе
Министрлык карамагындагы һөнәри белем учреждениеләрендә укучылар арасында фәнни-тикшеренү хезмәтләре буенча “Киләчәк безнең кулларда” дип исемләнгән республикакүләм бәйге укучылар арасында фәнгә, тикшеренү эшенә кызыксыну уяту, аларның талантларын үстерү һәм инженер-педагогларны да фәнни-тикшеренү  эшләрендә катнашырга өндәү максатларыннан чыгып үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International