Лаешның “Алтын көз” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары белән очрашу узды

2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе
Кичә Лаеш  районында урнашкан “Алтын көз” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә ветераннарның тол калган хатыннары белән очрашу булып үтте. Әлеге чарада район башлыгы урынбасары И.Тимершина,  социаль яклау бүлеге башлыгы Т.Борһанова, “Бердәм Русия” партиясенең Лаеш районындагы бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Р.Мышева, район ветераннары советы председателе Р.Булатов та катнашты.
Бу көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре көче белән күңелле викторина, оттырышсыз лотерея үткәрелде. Чара ахырында исә барлык катнашучыларга район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International