Лаеш районында ветераннарның үзешчән сәнгатъ фестивале уздырылды

2013 елның 15 мае, чәршәмбе
Бүген Лаеш районында “Тормышым - жырларда” дип исемләнгән ветераннарның Беренче үзешчән сәнгатъ фестивале булып узды. Чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 68-еллыгына багышланган иде.
         Әлеге чарада 90 катнашучыдан гыйбарәт булган 24 үзешчән сәнгать коллективы катнашты. Фестиваль барышында һәр коллектив хореография һәм вокал мөмкинлекләрен күрсәтте. Чара ахырында ветераннарга диплом белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
         Бу фестивальне Лаеш районының сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы, социаль яклау бүлеге һәм Лаешның “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International