Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче ветераннарны Җиңү көне белән котладылар

2013 елның 14 мае, сишәмбе
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты территориясендә Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы чара булып узды. Биредә солдат формалары кигән катнашучылар сугыш елларына багышланган шигырьләр укыды, җырлар җырлады.
Суворов училищесы курсантлары, “Кызыл канәфер чәчәге” халык ансамбле, Алабуганың мәдәният һәм сәнгать көллияте укучылары ветераннарны бәйрәм белән котларга килгәннәр иде. “Электр челтәре” оешмасы эшчеләре интернатта яшәүчеләргә чәчәк һәм бүләкләр тапшырды. Чара ахырында бәйрәмгә килгән кунакларны солдат боткасы белән сыйладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International