Апасның “Таң” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең үз блогы барлыкка килде

2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе
         Бу көннәрдә Апасның “Таң ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең http://apastovo-rassvet.blogspot.ru/ дигән үз блогы эшли башлады.
         Бу блог үзәкнең эшчәнлеге белән якынрак танышырга ярдәм итәчәк. Биредә үзәкнең үзе, хокук базасы, төрле программалар, акцияләр, күрсәтелә торган хезмәтләр турында мәгълүмат табып була. Шулай ук “Таң” үзәгенең уңышлары турында белергә, массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган язмаларны да укырга мөмкин. Биредә РФ һәм ТР Хезмәт һәм социаль ярдәм күрсәтү министрлыклары, “Минем газета”, “Көзге” Республиканың гаиләгә һәм балаларга психологик-социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең сайтларына керү адреслары да билгеләп үтелгән.
         Бүгенге көндә блог  эшләп бетерү стадиясендә, битләр тулыландырыр һәм үзгәрешләр дә кичерер дип көтелә. Бу идея башка үзәкләрне дә кызыксындырыр һәм тәҗрибә белән уртаклашырга ярдәм итер, дип өметләнә оештыручылар.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International