Бүген һөнәри белем учреждениеләрендә укучылар арасында фәнни-тикшеренү хезмәтләре буенча “Киләчәк безнең кулларда” дип исемләнгән республикакүләм бәйгенең җиңүчеләрен билгеләделәр

2013 елның 14 мае, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы һөнәри белем учреждениеләрендә укучылар арасында фәнни-тикшеренү хезмәтләре буенча “Киләчәк безнең кулларда” дип исемләнгән республикакүләм бәйгенең җиңүчеләрен билгеләделәр.
Конкурсның максаты - һөнәри белем учреждениеләрендә укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.
Конкурс Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, шулай ук Россия мәгариф Академиясе һәм “Радиоприбор” ААҖ нең һөнәри белем педагогикасы һәм психологиясе институтының һөнәри тәрбия һәм социаль педагогика лабораториясе тарафыннан оештырылды.
Иң зур конкуренция “Мин һөнәрдә” һәм “Мин тәкъдим итәм” номинацияләрендә күзәтелде. Алар буенча 34 һәм 35 хезмәт бирелгән иде. “Минем иҗтимагый позициям” номинациясендә жюри 24 хезмәттән 5 не, ә “Минем һөнәри сәләтем”дә исә 22 хезмәт арасыннан иң яхшыларын сайлап алды.
"Мин һәм һөнәр" номинациясендә иң яхшы дип Казан авиацион-техник көллияте укучысы Никита Девятых танылды. “Минем иҗтимагый позициям” номинациясендә исә Яр Чаллы политехник көллиятеннән Виталий Зорин җиңде.
“Минем һөнәри сәләтем” номинациясендә җиңүче булып Алия Гилмиева  билгеләнде. “Мин тәкъдим итәм” - Казан радиомеханик көллиятеннән Илһам Зәйнуллин һәм Халик Мөхәммәдовлар беренче урында дип танылдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International