Иртәгә республиканың "Гаилә" үзәгендә "Әнием белән бергә" дип исемләнгән семинар-тренинг уздырыла. Ул Халыкара гаилә көненә багышлап үткәрелә.
Әлеге семинарда 2012-2013 елларга исәпләнгән "Бергә булу - үзе бәхет" дигән озак вакытлы максатчан программа кысаларында тернәкләндерү курсы узып, уңай нәтиҗәләргә ирешкән гаиләләр катнашачак. Чара кысаларында шулай ук психологлар һәм ата-аналар белән әңгәмә, бала тәрбияләү буенча туган көнүзәк, хокукый сораулар буенча консультация дә булыр дип көтелә.
Семинар ахырында исә кунакларны чәй өстәле янына дәшәчәкләр. Шул ук вакытта «Июль» хәйрия фонды исеменнән бүләкләр дә тапшырылачак.