Казанда “Киләчәк безнең кулларда” дип исемләнгән республикакүләм бәйгегә йомгак ясалачак

2013 елның 13 мае, дүшәмбе
Министрлык карамагындагы һөнәри белем учреждениеләрендә укучылар арасында фәнни-тикшеренү хезмәтләре буенча “Киләчәк безнең кулларда” дип исемләнгән республикакүләм бәйге укучылар арасында фәнгә, тикшеренү эшенә кызыксыну уяту, аларның талантларын үстерү һәм инженер-педагогларны да фәнни-тикшеренү  эшләрендә катнашырга өндәү максатларыннан чыгып үткәрелә.
Конкурс Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, шулай ук Россия мәгариф Академиясе һәм “Радиоприбор” ААҖ нең  һөнәри белем педагогикасы һәм психологиясе институтының һөнәри тәрбия һәм социаль педагогика лабораториясе тарафыннан оештырыла.
Конкурс 3 этапта үтә.
1 нче, читтән торып катшашу этабында катнашучыларның хезмәтләрен Белгечләр советы әгъзалары карап чыгачак, бәя бирәчәк.
2 нче этапта исә иң яхшы дип табылган конкурс эшләрен тәкъдим итү була.Бу чара Казан радиомеханика көллиятендә узар дип көтелә.
3 нче этапта исә нәтиҗәләр чыгару, җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү тантанасы үткәреләчәк. 
 Конкурста катнашу өчен 47 учреждениедән җәмгысе 115 гариза кабул ителгән. Шул исәптән 9 башлангыч, 38 урта һөнәри белем учреждениеләре.
Конкурс 4 номинация буенча уза.
"Мин һәм һөнәр" номинация буенча 34 эш,
“Минем иҗтимагый позициям”  - 24 фәнни хезмәт,
“Мин тәкъдим итәм”  - 35 эш,
“Минем һөнәри сәләтем”   номиниациясе буенча 22 фәнни хезмәт кабул ителгән.
Иң актив дип табылган һөнәри белем йортлары исемлеге, шулай ук конкурсның икенче этабында катнашу өчен иң яхшы хезмәтләр дә билгеләнгән инде. Аларны тәкъдир итү кичәсе иртәгә, Казан радиомеханика көллияте бинасында, сәгать 11 дә башланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International