Лениногорскиның “Башлангыч” үзәге белгечләре тарафыннан Халыкара Гаилә көненә багышланган чара уздырылды

2013 елның 15 мае, чәршәмбе
Кичә Лениногорскиның “Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Гаилә көне  кысаларында чара оештырдылар. Сугушла авылында “Елмаюдан күңелләр нурланыр” дигән соцаль-анимацион чара булып үтте. Биредә авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр катнашты.
            Чараның максаты укучыларның әхлакый культурасын, әти-әнигә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштырудан гыйбарәт. Шулай ук бер-береңә ярдәм итү, кызыксыну, эчкерсезлекне камилләштерүгә дә игътибар ителде.  
            Балалар төрле интеллектуаль, спорт-мавыктыргыч ярышларда да бик теләп катнаштылар.
            Чара балаларның һәм әниләрнең яшерен теләкләрен язган кәгазьләрен “Теләкләр агачын”а беркетү белән тәмамланды. Оештыручылар сүзенә караганда, балалар өчен якыннарның сәламәтлеге, бер-берен аңлавы, гаилә иминлеге һәм гореф-гадәтләрне саклау иң зур байлык булып тора.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International