Яр Чаллының “Ышаныч” халыкны социаль тәэмин итү үзәге карамагындагы ветеран 80 яшьлеген билгеләп үтте

2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче Зәкия Шәймөхәммәтовага 80 яшь тулды. Ул Яр Чаллының “Ышаныч” халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагында тора.
Ветеран авыр сугыш елларында кечкенәдән күмәк хуҗалыкта тир түккән. Сугыштан соң исә 25 ел буе Тире-венерологик диспансерында эшләгән.
Бөек Ватан сугышы елларында мактаулы хезмәте өчен ветеран күп кенә медальләләр һәм мактау билгеләре белән бүләкләнгән.
“Ышаныч” үзәге социаль хезмәткәрләре юбилярны бәйрәм белән котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International