ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2013 ел
дүшәмбе
Энтузиастлар бульварында социаль яклау ошмалары тарафыннан оештырылган мәйданчыклар арасында аларныкы әллә каян аерылып торган.  Биредә җырлы-биюле программа, спорт уеннары да узган. Шулай ук сәйләннән, балчыктан, камырдан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе дә эшләгән.
Лаешның техник-икътисади техникумы студентлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына багышланган конкурста катнашканнар.


7
июнь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына караганда, 1 нче июньнән 7 сенә чаклы республикада 2 авыр җәрәхәт һәм 2 үлем белән тәмамланган  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Чираттагы хәйрия акциясе барышында күп балалы Хөсәеновлар гаиләсе "Чистай хәбәрләре" газетасы редакциясе хезмәткәрләреннән телевизор, суыткыч, кер юу машинасы кабул итеп алды.

Эш белән тәэмин итү үзәгенең иң мөһим бурычларының берсе  - мәшгульлек хезмәте  тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре хакында халыкка төгәл һәм вакытлы мәгълүмат җиткерүдән гыйбарәт. Шуңа бәйле Алабуганың эш белән тәэмин итү үзәгендә  "Мәшгульлек дөньясы" дип исемләнгән газета чыгара башларга уйлаганнар.

6
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
4 июньгә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 1,05%ны тәшкил итә.
Чарада түбәндәге оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: «Промгазсервис» ҖЧҖ,  "НАСКО» ААҖ,   «Агроторг» ҖЧҖ, «КАМАЗ» двигательләр заводы ААҖ.
Алабугада урнашкан  балалар һәм яшүсмерләр өчен "Яңа йорт" приютында "Планетаны саклагыз" дип исемләнгән табигатьне саклау акциясе булып үтте. 

5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе
Кичә Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Социаль өлкә хезмәткәре – көч, өмет, ышаныч чыганагы” дип аталган конкурс үткәрелде. Әлеге чараның максаты хезмәткәрләрнең һөнәри  осталыкларын үстерү һәм социаль хезмәткәр һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүдән гыйбарәт иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International