Казанда социаль хезмәткәр көненә багышланган һөнәри осталык бәйгесе узды

2013 елның 5 июне, чәршәмбе
Кичә Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Социаль өлкә хезмәткәре – көч, өмет, ышаныч чыганагы” дип аталган конкурс үткәрелде. Әлеге чараның максаты хезмәткәрләрнең һөнәри  осталыкларын үстерү һәм социаль хезмәткәр һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүдән гыйбарәт иде.
Биредә Казанның 7 районында урнашкан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекләреннән 7 хатын-кыз хезмәткәр катнашты.
Чара бәйрәмчә тату атмосферада узды. Жюри игътибарына оригиналь презентацияләр, видеороликлар, минифильмнар, сәхнә әсәрләре тәкъдим ителде. Аннан тыш вокал концерт номерлары да чараны бизәп торды.
Бәйгедә катнашучы һәр хатын-кыз социаль хезмәт өлкәсендәге белеменең югары дәрәҗәсен, креативлыгын һәм көнүзәк мәсьәләләрен чишүдә иҗади фикерли белүен күрсәтте.
Конкурста Идел Буе районы гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлегенең белгече Екатерина Агафонова җиңде. Барлык катнашучылар диплом, чәчәкләр һәм акчалата бүләкләр белән билгеләнде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International