Лаешның техник-икътисади техникумы студентлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына багышланган конкурста катнашканнар. Республика күләмендә үткәрелгән әлеге конкурсның нәтиҗәләре буенча 254нче төркем студенты Ирина Голованова 3нче урынны яулаган.
Шулай ук техникумда белем алучылар "Исемсез биеклектә" дип исемләнгән халыкара конкурста да катнашканнар. "Графика" номинациясендә 255нче төркем студенты Юлия Власова 1 урын яуласа, 53нче төркемнән Резеда Шәфигуллина 3нче мактаулы урын алуга ирешкән. "Рәсем сәнгате" номинациясендә дә призлы урынсыз калмаганнар - янәдән Ирина Голованова 3 нче урын яулаган.