Яр Чаллыда "Ачык йөрәкләр көне" үткәргәннәр

2013 елның 10 июне, дүшәмбе

Социаль хезмәткәр көнендә Яр Чаллының "Кояшкай" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре "Ачык йөрәкләр" көнен уздыруда катнаштылар.

Энтузиастлар бульварында социаль яклау ошмалары тарафыннан оештырылган мәйданчыклар арасында аларныкы әллә каян аерылып торган.  Биредә җырлы-биюле программа, спорт уеннары да узган. Шулай ук сәйләннән, балчыктан, камырдан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе дә эшләгән. Балаларны сулы гримм белән дә сөендергәннәр.

Әлеге чараны уздыруда ТР инвалидларының "Спорт хәрәкәте" төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әсхәт Галиев һәм шәхси эшмәкәр Мансур Мәхмүтов зур ярдәм күрсәткән.

Чара һавага балаларның теләкләре язылган шарлар очырту белән тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International