Эш белән тәэмин итү үзәгенең иң мөһим бурычларының берсе - мәшгульлек хезмәте тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре хакында халыкка төгәл һәм вакытлы мәгълүмат җиткерүдән гыйбарәт. Шуңа бәйле Алабуганың эш белән тәэмин итү үзәгендә "Мәшгульлек дөньясы" дип исемләнгән газета чыгара башларга уйлаганнар.
Үзәк рәисе Л.Рыбакова сүзләренә караганда, әлеге газета айга бер тапкыр чыгып, шәһәр халкы арасында бушлай таратылачак. Аның битләрендә үзәк эшчәнлеге белән танышып кына калмыйча, эш эзләү буенча актуаль мәгълүмат табарга, эш белән тәэмин итү үзәге үткәрүче конкурс һәм чаралар хакында белергә мөмкин булачак.
Басманың аудиториясе - мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, студентлар, эш эзләүче кешеләр, шулай ук эш бирүчеләр, оешмалар.
Газета битләрендә күп кенә кызыксындырган сорауларга җаваплар да биреп барачаклар.