4 июньгә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 1,05%ны тәшкил итә. Узган хисап атнасында эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр саны 255 кешегә кимегән һәм хәзерге вакытта 2 миллионнан артык икътисади яктан актив халыкка 21570 эшсез туры килә. Иң югары эшсезлек дәрәҗәсе элеккечә Кама Аланында саклана - 5,42%, Яшел Үзәндә - 3,7%, Чистайда - 3,02%.
Иң түбән күрсәткеч исә Лаешта теркәлгән - биредә ул 0,30% тәшкил итә.