Бүген Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе булып узды. Чарада түбәндәге оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: «Промгазсервис» ҖЧҖ, "НАСКО» ААҖ, «Агроторг» ҖЧҖ, «КАМАЗ» двигательләр заводы ААҖ.
Түбән Каманың эшсез гражданнарына автомат һәм ярымавтомат линияләр операторы, механик җыю эшләре слесаре, бетончы, маляр, сәнәгать альпинисты, менеджер, кассир, электр-газ белән эретеп ябыштыручы кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде.
Ярминкәгә 27 кеше килгән. Аларның 6сы кабаттан әңгәмәгә чакырылган.