Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2013 елның 8 июне, шимбә
Хөрмәтле коллегалар, кадерле дуслар!
Социаль хезмәткәр көнен бәйрәм итү елдан ел матур традициягә әверелеп килә. Үтә дә мактаулы хезмәт куючы әлеге хөрмәтле кешеләргә карата иҗтимагый игътибар арту безнең өчен бик сөнечле хәл. Җәмгыятьнең социаль яраларын дәвалау белән, социаль хезмәткәрләр рухи мөнәсәбәтләрне ныгыту, җирдә шәфкатьлелекне арттыру, шуның белән  дәүләт тотрыклылыгын саклауга да зур өлеш кертәләр. Меңәрләгән татарстанлыларның  тормышы, яхшы социаль кәефе, киләчәкләренең ышанычлы булуы социаль хезмәткәрләрнең шәхси сыйфатларыннан, төпле профессионал булуыннан тора.
Бүгенге көндә Татарстанның халыкны социаль тәэмин итү системасында 132 учреждение эшләп килә. Бирегә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәкләре, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәкләре, психоневрологик учреждениеләр, приютлар, гаиләгә һәм балаларга социаль-психологик ярдәм, адаптация үзәкләре, инвалидлар һәм өлкәннәр өчен йорт-интернатлар керә. Аларда социаль гаделлек, гуманлык, кешелеклелек принциплары һәм хокукларына тугры булган, чын мәгънәсендә йөрәк кушуы, җан таләбе буенча инвалидлар, ветераннар, өлкән яшьтәгеләр һәм ятимнәр, тормыш сукмакларында адашкан гаиләләргә социаль хезмәтләр күрсәтүче 10 меңнән артык кеше эшли. Иманым камил, бу хезмәтнең бар авырлыгын, никадәр көч таләп иткәнлеген аңлаган һәркем, барлык республика халкы социаль хезмәткәрләр каршында баш иядер.
Бу зур бәйрәм көнне мин социаль хезмәткәрләргә булган ихтирам хисемне, хөрмәтемне белдерә алуыма чиксез шатмын. Җәмгыять аларның мактаулы, әмма шул ук вакытта гаҗәеп авыр хезмәтеннән башка яши алмый. Көндәлек эшегез, кеше язмышларына карата булган игътибар, мәрхәмәт, кайгыртуыгыз өчен зур Рәхмәт сезгә! Үзегезгә, гаиләгезгә, якыннарыгызга бары тик какшамас сәламәтлек, рухи байлык, тынычлык, ал таңнар теләп калам.
Бәхетле булыгыз!
Тирән ихтирам белән,
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры
Айрат Шәфигуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International