Халыкка социаль ярдәм күрсәтүне камилләштерү максатыннан Чистайның "Салават купере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "Социаль кибет" эшләп килә. Биредә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә адреслы икътисади ярдәм күрсәтелә.
Кибеткә даими рәвештә шәхси эшмәкәрләр, оешма-предприятиеләр, халыктан кием-салым, уку әсбаплары, китаплар, аяк киеме, бала уенчыклары, көнкүреш техникасы килеп тора. Шуңа өстәп, "Салават купере" белгечләре "Һәр әйбергә - яңа тормыш" дип исемләнгән акция дә үткәреп киләләр.
Чираттагы хәйрия акциясе барышында күп балалы Хөсәеновлар гаиләсе "Чистай хәбәрләре" газетасы редакциясе хезмәткәрләреннән телевизор, суыткыч, кер юу машинасы кабул итеп алды.