Алабугада урнашкан балалар һәм яшүсмерләр өчен "Яңа йорт" приютында "Планетаны саклагыз" дип исемләнгән табигатьне саклау акциясе булып үтте. Бу көнне приютта тәрбияләнүче балалар Танай урманына сәяхәт кылдылар. Урманга барган вакытта юлда очраганнарга листовкалар тараттылар, урманда үзеңне тоту кагыйдләре белән таныштырдылар. Шул ук көнне үзләре җыеп кайткан агач ботаклары, ташлар, күркәләрдән кызыклы кул эшләнмәләре дә ясап куйдылар.
Алабуга урманнарына сәяхәт балалар күңеленә аеруча серле һәм күңелле чара булып кереп калган.