Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 2 июльгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 20654 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 224 кешегә кимрәк.
Буа районында Универсиада Уты Эстафетасы-2013 булып үтте. Биредә районның спорт томышында актив кайнап яшәүче 30 факел йөртүче катнашты. Алар арасында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияләнүче Александр Иванов та бар иде.