ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2013 ел
җомга
Ел саен үткәрелеп килүче “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” русиякүләм конкурсының республика этабы башланып китте.
ТР инвалидларының физик культура һәм спорт җәмгыяте әгъзалары “Сәламәт яшибез” автойөрешендә катнашу хокукына ия булдылар. Әлеге чара кысаларында Лаеш районы яшьләр эшләре бүлеге, “Алтын көз” халыкны социаль тәэмин итү үзәге, Александр Денежкин исемендәге мәрхәмәтлелек ордены белгечләре тарафыннан “Куйбышев” сусаклагычында урнашкан “Йолдызлы десант” палатка лагере базасында автойөреш “хуҗалары” белән очрашу булып үтте.

11
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрелгән. Бу көнне «ТАНДЕР» ЯАҖ һәм шәхси эшмәкәр А.Хөснуллин директор, товаровед, пешекче, кассир, менеджер һәм башка белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим иткәннәр. 
Бүген Яр Чаллының «КАМАЗ» мәдәният үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе булып үткән. Биредә эш эзләүчеләр белән бергә 10 оешма һәм предприятие вәкилләре дә килгән.

10
июль, 2013 ел
чәршәмбе
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда,  3 нче июльдән алып 9 нчы июльгә чаклы булган хисап атнасында  эшсез дип танылганнар арасыннан 100 кеше  икътисад эшчәнлеге тармагына караган эшеннән азат ителгән.
Бүгенге көндә Татарстанда 20 654 кеше эшсез дип теркәлгән. Узган атна белән чагыштырганда эшсезләр саны 184 кешегә кимегән. 9 июльгә  эшсезлек дәрәҗәсе 1,00% тәшкил итә.

9
июль, 2013 ел
сишәмбе

11 июльдә Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.


8
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.
11 июльдә Чаллының “КАМАЗ” мәдәният йортында вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәреләчәк.

5
июль, 2013 ел
җомга
Бүген Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелде.  Аның максаты авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче предприятиеләргә эшче кадрлар, ә авыл җирендә эшсез тилмерүчеләргә эш урыны табарга ярдәм итүдән гыйбарәт иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International