Татарстанда эшсез дип теркәлүчеләр саны тагын да кимеде

2013 елның 5 июле, җомга

Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 2 июльгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 20654 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 224 кешегә кимрәк.

         Хисап атнасы барышында исә 710 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 295е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 118 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

         Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 50 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 20 меңнән артыграк  эшсез катлам туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International