Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны бастырып чыгуны дәвам итә.
ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына караганда, 21 нче июньнән – 28енә чаклы республикада бер авыр җәрәхәт һәм өч үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Беренче үлем белән тәмамланган очрак 26 нчы июнь көнне Нәфис Гәлләмов исемендәге Республикан махсуслаштырылган гомуми белем мәктәбендә була. Биредә 30 яшьлек мастер суга батып үлгән.
Киләсе үлем очрагы 26 июнь көнендә теркәлгән. Түбән Каманың «Стройхимсервис» ҖЧҖсында унынчы этаждан бер эшче егылып үлә.
Шул ук көнне Яшел Үзәннең «Ремсельбурвод» ААҖендә эш барышында оешма хезмәткәренең башы яралана. Соңрак ул хастаханәдә үлә.
Бу атнада шулай ук авыр җәрәхәтләргә китергән очрак та булган. 24 июньдә «ВСК-2000» ҖЧҖендә слесарь транспорт тасмасы һәм тарттырылган конвейер барабаны арасында калып, ике кулын да сындыра.
Күрсәтелгән вакыт аралыгында төркемле бәхетсезлек очраклары күзәтелмәгән.
Барлык теркәлгән бәхетсезлек очраклары буенча да тикшерү эше бара.