Бүген Вахитов районының эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш һәм уку урыннары кече ярминкәсе узды. Биредә 4 оешма катнашты. Алар: «Метроэлектротранс» МУП, «Электроприбор» Казан заводы ААҖ , «Трест Горводзеленхоз» МУП һәм «Адонис» ААҖләре.
Эш бирүчеләр тарафыннан бу көнне 628 вакансия тәкъдим ителде. Троллейбус һәм трамвай йөртүче, ремонтлаучы-слесарь, электромонтер, токарь, фрезеровщик, тегүче кебек белгечлекләргә ихтыяҗ аеруча зур иде.
Чарага барлыгы 268 кеше килгән. Шуларның 18нә оешмаларның вакантлы урыннарына юллама бирелгән. 263 кеше эшкә урнашу, 123 кеше - һөнәри белем алу, 3 кеше исә хезмәт һәм соцгарантияләр, 2 кеше - мәшгульлек кебек сораулар буенча тәфсилле җаваплар алган.