Буа районында Универсиада Уты Эстафетасы-2013 булып үтте. Биредә районның спорт томышында актив кайнап яшәүче 30 факел йөртүче катнашты. Алар арасында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияләнүче Александр Иванов та бар иде.
Үзәк белгечләре билгеләвенчә, Алесксандр Игнат улы республиканың мөмкинлекләре чикле гражданнары арасында үткәрелүче спартакиадаларда даими катнашып килә. Инвалидлар арасында үткәрелүче күп кенә спорт ярышларында да җиңүләр яулап килә ул.