Түбән Камада узган вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсенә йомгак ясалды

2013 елның 2 июле, сишәмбе

Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе узган.  «Профи Строй НК» ҖЧҖнең кадрлар белән эшләү хезмәте белгечләре Түбән Каманың эшсез гражданнарына 15 вакансия тәкъдим иткәннәр. Бу көнне рулон һәм штукатур материаллардан түбә ябучы,  штукатур-маляр, төрле эштә эшләүче кебек белгечлекләргә ихтыяҗ аеруча зур булган.

Бу көнне оешмаларның  белешмә өстәлләре дә эшләгән. Теләге булган һәркем үз сорауларына төгәл һәм тәфсилле җаваплар алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International