Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе һаман да кими бара. Узган хисап атнасында 1,02%ны тәшкил иткән күрсәткеч тагын да төшкән һәм хәзер ул 1,01%ны тәшкил итә.
Бүгенге көндә Татарстанда 20654 эшсез граждан исәпләнә. Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны бүгенге көндә 43314кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 4270 эш урыны ачык дип белдергәннәр.