Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимегән

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

2 нче июльгә республика башкаласында эшсез гражданнар буенча хәл түбәндәгечә сыйфатлана. Атна дәвамында Казанда теркәлгән эшсезләр саны 10 кешегә кимегән һәм хәзергә 4342 кешене тәшкил итә.

Моношәһәрләргә кагылышлы исә хәл болайрак: Чистайда эшсезләр саны 28 кешегә кимегән. Тулаем шәһәр буенча алганда исә 910 эшсез граждан бар. Яшел Үзәндә дә шундый ук ситуация. Эшләмәүче кешеләр саны 14кә кимегән һәм хәзер биредә 1070 эшсез кеше исәпләнә. Яр Чаллыда 4 эшсезгә кимегән - бүген монда 2903 теркәлгән эшсез кеше яши. Сүз уңаеннан, Чаллы теркәлгән эшсезләр саны буенча Казаннан соң икенче урынны алып тора.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International