Эшләргә теләсәң – эш җитәрлек

2013 елның 2 июле, сишәмбе
            Аның каравы, 19 июньнән алып 25енә кадәр вакыт аралыгында республикада 864 кеше төрле сәбәпләр аркасында эш урыныннан киткән. Узган атнада исә 172 эшсез татарстанлы, ниһаять, үзләренә туры килә торган һөнәр буенча эшкә урнаша алган.

          Эш урыннарына килгәндә, бүгенге көндә Татарстан мәшгульлек үзәгенең мәгълүматлар базасында барлыгы 44 меңнән артык вакансия исәпләнә. Аларның күбесе Казан шәһәренә туры килә - хәзерге вакытта башкалага 20 меңгә якын төрле өлкә хезмәткәре таләп ителә.

          Тагын бер яңалык - Россиядә хезмәт хакларын арттыру буенча актив эшчәнлек алып барыла. Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренә караганда, 2018 елга илдә хезмәт хаклары 1,4-1,5 тапкырга артачак, шул рәвешле алар яшәү минимумына кадәр җиткереләчәк.

          Шунысын да билгеләп узу кирәк, хәзерге вакытта Россиядә уртача айлык хезмәт хакы 30 мең сум тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International