Бүген Казанның Вахитов районы эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәргәннәр.
Чарада түбәндәге предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашкан: «Метроэлектротранс» МУП, «Электроприбор» Казан заводы, Горводзеленхоз тресты МУП, "Адонис" ААҖ, «Мастер клининг» ҖЧҖ. Бу көнне эш эзләүчеләргә инженер-мастер, электромонтер, фрезеровщик, слесарь-төзекләндерүче, троллейбус-трамвай йөртүче һәм тегүче кебек белгечлекләр буенча 680нән артык вакансия тәкъдим ителгән.
Ярминкәгә 199 кеше килгән, шуларның 15нә эшкә юллама бирелгән.