Яр Чаллының 20 оешмасына хезмәткәрләр кирәк

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

12 сентябрь көнне "Камаз" мәдәният сараенда гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе узачак.  Ярминкәдә 20 оешма вәкиле катнаша. Алар арасында  ОАО «КАМАЗ «Литейный завод», ОАО «КАМАЗ «Кузнечный завод», ОАО «КАМАЗ» «Прессово-рамный завод», ОАО «КАМАЗ» «Логистический центр», ОАО «КАМАЗ» «Ремонтно-инструментальный завод», ОАО «КАМАЗ» «Автомобильный завод», ОАО «КАМАЗ» «Завод двигателей», ООО ПО «Начало», ЗАО «ЧЕЛНЫ-ХЛЕБ», ООО «Акульчев», Артем Сулейманов ШП бар.

Бу көнне эш бирүчеләр  инженер-электрик, термист, механизатор, инженер, контролер, эш бүлүче,  журналист, инженер-конструктор, кладовщик, мастер, инженер-механик, администратор,кондитер, пешекче, агент, сыйфат буенча инженер, комплектлаучы, кап белән төрүче, электрик,лаборант, слесарь-сантехник, слесарь, электрогазосврщик кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итәчәкләр.

Ярминкәгә килүчеләр предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән әңгәмә корып, вакансияләр хакында тулы мәгүлүмат алып та китә алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International