Бүгенге көндә републиканың предприятиеләре һәм оешмалары җәмгысе 39091 хезмәткәргә ихтыяҗ кичерә. Теркәлгән эшсезләр санына мөнәсәбәттә караганда, аларның саны – 19432 не тәшкил итә, бу исә һәр эшсезгә 2 вакансия туры килә дигән сүз.
Эшче кулларга иң зур ихтыяҗ Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә һәм Түбән Кама районында сизелә. Биредәге халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә 19016, 6168 һәм 2463 ачык вакансия тәкъдим ителгән.
Эш эзләүчеләргә хезмәт урыннарын иң аз тәкъдим итә алучылар рәтенә исә Апас,Саба һәм Әлки районнары керә. Аларда эшсезләргә 13, 8, 2 вакансия генә бирелгән. Гомумән, 28 нче августтан 3 нче сентябрьгә кадәр булган хисап атналыгында эш белән тәэмин итү үзәкләренә 2120 эшче кул сорап мөрәҗәгать иткәннәр.