ТР урта һөнәри белем учреждениеләрендә квалификацияле кадрлар хәзерләү буенча максатчан программа нигезендә белем алу өчен абитуриентлар кабул итү кампаниясе дәвам итә. Аерым күрсәтелгән уку йортларына әлеге программа буенча укырга теләк белдереп, 500 дән артык абитуриенттан гариза кергән инде. Әлеге белгечлекләр буенча дәүләт заказы исә 375 урынны тәшкил итә.
Иң зур конкурс Түбән Кама нефть химиясе көллиятендә күзәтелә. "Технологик процесслар һәм производстволарны автоматлаштыру" белгечлегенә 124 гариза кабул ителгән. Ә дәүләт заказы исә 25 урыннан гыйбарәт. Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллиятендә "Йорт һәм коммуналь хуҗалыгы сервисы" белгечлегенә бер урынга 6 кеше дәгъва итә, бүген монда 56 гариза кабул ителгән.
Элек максатчан контрактлы уку төшенчәсе югары уку йортларына мөнәсәбәтле генә кулланылса, хәзер мондый уку төре урта һөнәри белем йортларында да барлыкка килде. Максатчан контракт нигезендә укырга кереп, студент киләчәктә эш бирүче предприятиесе һәм уку йорты белән өчьяклы килешү төзи. Аның нигезендә предприятие студентка производство һәм диплом алды практикасы һәм хезмәт урынын тәэмин итә. Студент исә, үз чиратында, «4» һәм «5» билгеләренә генә белем алырга, ә укуы тәмамлангач, шул предприятиедә 3 ел эшләргә бурычлы. Иң әһәмиятлесе - әлеге программа кысаларында белем алучыга барлык уңай шартлар да тудырылачак. Мәсәлән, студентка ай саен 5200 сум күләмендә стипендия түләнә. Әгәр дә ул чит район яки шәһәрдән килеп, торак өчен түләп яшәргә мәҗбүр икән, предприятие аны бер көнгә 300 сум күләмендә акча белән тәэмин итә.
Гомумән, республика өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсендә килгәндә, 2014-2016 елларга Татарстанга барлыгы 100 меңгә якын хезмәткәр таләп ителәчәк. Аларның 66 меңгә якыны - башлангыч яки урта һөнәри белемгә ия белгечләр. Югары белемле кадрларга кытлык исә бары тик 34 меңне генә тәшкил итә. Бу күрсәткеч төбәктә югары квалификацияле белгечләргә һаман да ихтыяҗ зур булуын тагын бер кат күрсәтеп тора.