Алабуга политехник көллияте студентлары приютта тәрбияләнүче балаларны белем көне белән тәбрикләделәр

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе
Яңа уку елы алдыннан Алабуга политехник көллияте студентлары "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында үзләренең акцияләрен дә уздырганнар. Һөнәри юнәлеш бирү максатларыннан чыгып, алар "Яңа йорт" социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен  иҗат белән шөгыльләнү өчен кирәкле материаллар сатып алганнар. Бу бүләкләрне алар "Белем иленә сәяхәт" дигән чара барышында тапшырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International