Биектау районында 177 бала "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында яңа мәктәп букчалары алган

2013 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Биектау районында  "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит-2013" акциясе булып узган. Аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 177 балага мәктәп букчалары һәм уку әсбаплары бүләк ителгән.

Чараны оештыручылар - районның социаль яклау бүлеге, "Өмет" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге, районның мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белгечләре.

Бу көнне нәниләрне Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлаган. Букчалар тапшыру уеннар, бәйрәм программасы белән үрелеп барган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International