Балтачта "Аерылышуларга юл юк" дип исемләнгән акция үткәргәннәр

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

"Яшь гаилә" клубы эшчәнлеге кысаларында Балтачның "Наз" халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  психологлары ЗАГС бүлеге белән берлектә "Аерылышуларга юл юк" дип исемләнгән акция үткәргәннәр.  Әлеге чараның максаты гаилә статусын күтәрү, яшь гаиләләр арасында аерылышу очракларын киметүдән гыйбарәт.

Акция барышында гаиләләрдән "Аерылышуларга мөнәсәбәтегез ничек?" дигән сорауга җаваплар алганнар. Чара үзе исә күңелле уен формасында барган: әти-әниләргә йөрәк формасындагы шар кабартып, анда теләкләрен язарга һәм балаларына бүләк итәргә тәкъдим ителгән.  Шулай ук балалар өйләренә тәм-томнар һәм яхшы кәеф тә  алып кайтканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International