Лениногорскида урнашкан "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә Белем көненә багышланган чара узган. Бу көнне бәйрәмгә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны дәшкәннәр.
Моңа охшаш чара Чистайның "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында да уздырылган. Монда тематик музыкаль кичә үткәргәннәр.
Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Беренчеләр бәйрәме" үткән. Быел андыйлар беренче сыйныфка баручылар 3 бала булган.
Алабуганың "Яңа йорт" социаль приютында исә балалар "Белем иленә сәяхәт" итеп кайтканнар. Бу бәйрәмгә шәһәр предприятиеләре вәкилләре дә килгән. Алар нәниләргә яңа уку елы өчен кирәкле букча, әсбаплар бүләк иткәннәр.